Логотип Идель
Белми калма

XIII Казан кинофестивалендә “Россия – ислам иле” дигән секция эшләячәк

5-11 сентябрьдә Казанда узачак XIII Халыкара мөселман киносы фестиваленең программасында беренче тапкыр “Россия – ислам иле” дигән параллель кино күрсәтү программасы эшләячәк. Секция кысаларында әлеге төркем исемендәге стратегия карашын күзаллаучы илләрнең фильмнары күрсәтеләчәк.

“Россия – ислам иле” стратегия карашы төркеме 2006 елда Е.М.Примаков һәм М.Ш.Шәймиев җитәкчелегендә барлыкка килгән. Бу адым Россия Федерациясе Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче буларак кергәч ясалган. Төркем составында 27 илдән танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре (шул исәптән, элекке премьер-министрлар, чит ил эшләре министрлары һәм ислам Көнчыгышының дин белгечләре) бар. Төркемне 2014 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. 2017 елның сентябрендә стратегия төркеменең конференциясе Казанда узачак.

Тамашачылар Төркемдәге 27 илнең 20-сендә төшерелгән фильмнар белән секциянең чираттагы программаларында таныша алачак: Алжир киносы”, “Әфганстан – ачык бит”, “Бангладешта каникуллар”, “Мисыр төннәре”, “Индонезия киносы”, “Гыйрак: сугыш һәм тынычлык”, “Иран киносы”, “Казахстан: кичә, бүген, иртәгә”, “Катар”, “Кыргызстан – кыска метр иле”, “Лөбнанда эшләнгән”, “Марокко панорамасы”, “Нигерия экзотикасы”, “БГӘ: чуар тасма”, “Пакистан – тормышта һәм кинода”, “Сурия: игътибар зонасында”, “Суданда гастрольләр”, “Таҗикстан: фарсинема”, “Тунис – яңа локацияләр”, “Төрек маршы”. Һәр программада бердән алып, җидегә кадәр фильм җыелган, күрсәтү вакыты һәм урыны соңрак игълан ителәчәк. Россия программасын “Яшь Россия” бәйге номинациясе эшләре тәшкил итә.

Фильмнарга аларның режссерлары да килер дип көтелә, фильм караганнан соң алар белән әңгәмә оештыралачак. Делегацияләр вәкилләре “Кино вакыты” форумында үз илләренең кино базары үзенчәлекләре хакында сөйләячәк.

“Россия – ислам” секциясе барлык программалардан иң киңе булачак. Бәйгедән тыш шулай ук “Европага тәрәзә” (Европа илләре фильмнары), “СССР-дан соң” (элекке Советлар союзы дәүләтләре фильмнары), “Үтү зонасыннан тыш” (мөмкинлекләре чикле кешеләр турында фильмнар) программалары күрсәтеләчәк. Яңа бәйгедән тыш программалар – “Арт-яр буе” (Таиланд, Мьянма, Филиппиннар киносы), “Һиндстан мәдәниятләр ялганышында” (Һиндстан, Шри-Ланка, Бангладеш тасмалары).

***

Казан халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) – Татарстан башкаласында уздырылучы иң зур кинога бәйле чараларның берсе. Ул 2005 елдан бирле үткәрелә. Фестиваль эчтәлеге аның сөрәнендә чагыла: “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә”. Форум программасына үзендә тынычлыкны саклау, диннәргә тигез караш, толерантлык идеяләрен йөртүче, милләтара диалог төзү ысуллары турында сөйләүче фильмнар сайлап алына.

Фестивальнең рәсми сайты: http://kazan-mfmk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев