WORLDSKILLS ЧЕМПИОНАТЫ АЧЫЛЫШЫНДА – ӨСТӘМӘ ЧЫНБАРЛЫК ТЕХНОЛОГИЯСЕ!
Замана технологияләре елның иң көтеп алынган вакыйгасы – WorldSkills дөнья чемпионаты ачылышында да кулланачак. Иртәгә, 22 августта, 19.00дә “Казан Арена” стадионында эшче профессияләр чемпионаты ачыла.
Аңа багышланган шоуда күп төрле яңа технологияләр дә файдаланылачак. Аерым алганда, бу - AR (augmented reality), – өстәмә чынбарлык технологиясе. Хәер, тамашачылар да бу шоуның бер өлешенә әверелә. 3D-эффектлар стадионның виртуаль киңлегендә пәйда булачак.
Ачылыш тантанасын бөтен нечкәлекләрен күрер өчен тамашачыларның смартфоннарына “WSK 2019 AR Experience” мобиль кушымтасы кирәк. Аларны App Store һәм Google Play кибетләрендә бушка йөкләп була.
Мондый технология Россиядә 45 мең кеше сыйдырышлы “Казан Арена” стадионында беренче тапкыр кулланыла һәм 360 градуста эшләячәк.
Трибуналарда утыручылар мондый эффектларны гаджетлары, стадионның мәгълүмати экраннары аша күзәтә алачак. Өстәмә чынбарлык эффекты турында экрандагы махсус сигнал хәбәр җиткерәчәк. Телевидение һәм интернет-трансляцияләр аша да мондый эффектларны күреп булачак. Оештыручылар әлеге кушымтаны алдан ук йөкләп куярга һәм шоу алдыннан яңартырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев