WISHLIST: ИЗОЛЯЦИЯ ВАКЫТЫНДА РОССИЯЛЕЛӘР НИЛӘР САТЫП АЛЫРГА ХЫЯЛЛАНА?
Март азагында «Вконтакте» социаль челтәре «wishlist» (теләкләр исемлеге) дип аталучы яңа функция кертте, аның ярдәмендә кулланучылар үзләре сатып алырга теләгән әйберләр исемлеген төзи һәм төрле онлайн-кибетләрдәге продукцияне «Вконтакте»дан чыкмыйча гына ала алалар.
Ике атна эчендә бу яңа функционалны 4 миллионга якын кеше кулланып караган, һәм шул мәгълүматлар нәтиҗәсендә, социаль челтәр кулланучылар «wishlist»ында иң еш очраган товарларны ачыклаган.
Иң еш искә алынган товарлар исемлегендә смартфоннар, чыбыксыз колакчыннар, фитнес беләзекләр, уен приставкалары һәм өстәл уеннары бар.
Әлеге товарлар белән бер исемлектә, табигый ки, санитайзерлар,антисептиклар, термометлар бар. Шулай ук каһвә пешерү өчен кирәкле җиһазлар, мультиварка кебек электроника да еш искә алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев