«ВКОНТАКТЕ» ТАТАРЧА ПРОЕКТЛАРГА ГРАНТЛАР ӨЛӘШӘ
«Вконтакте» социаль челтәре татар телле контентны популярлаштыру, арттыру максатыннан шундый карарга килгән. Иң яхшы өч проект махсус грантларга ия булачак. Гомуми сумма – 500 мең.
– Без туган телдәге проектларга ярдәм итәргә, аларның рус телле зур проектлар арасында югалып калуларына юл куймаска булдык. Татар телле контентны тагын да сыйфатлырак итү – тагын бер мөһим максатларның берсе, - дип ассызыклый “Вконтакте”ның Татарстандагы вәкиле Диләрә Махиянова.
Грантлар өләшүдән тыш, бәйгедә катнашучы проектлар өчен уку-укыту эшчәнлеге дә оештырылачак. Киләчәктә бу программа башка телдәге проектлар арасында да уза башлаячак.
Бәйгенең уку-укыту өлеше 20 октябрь - 10 ноябрь көннәрендә узачак. Аның кысаларында социаль челтәрдә эшләүчеләр конкурс катнашучыларын алгоритмнардан файдаланырга, инструментларны нәтиҗәле итеп кулланырга өйрәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев