Белми калма
Виталий Мутко: «Казан әзерлек ягыннан беркайчан да шик тудырмады»
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәт рәисе Виталий Мутко эш сәфәре белән Казанга килде. Ул Конфедерация Кубогына Казан-Арена стадионы әзерлеге белән танышты.
- Казан әзерлек ягыннан беркайчан да шик тудырмады. Без монда бүген зур делигация: оештыру комитеты, федераль хезмәткәрләр, сак өчен җаваплы кешеләр белән килдек. Казанның ни дәрәҗәдә әзер икәнен бергәләп тикшерәбез. Бүген инде стадионга керү системасын, кунакханәләр әзерлеген, тренировка мәйданчыкларын карап чыгарга өлгердек. Стадион буенча шуны әйтә алам - ул бездә бернинди шик-шөбһә тудырмый.
ФИФА белгечләре стадиондагы газон белән канәгать булу белешмәсен тапшырды. Матбугат зонасын зурайту, VIP-зонасын рәтләү, вакытлы трибуналарны төзекләндерү кебек ВАК-төяк кенә калды. Башка сораулар юк, барысы да график буенча бара. "Рубин"ның Уфа, Мәскәү футбол командалары белән булачак уены безнең өчен тест матчлары булыр. Шул вакытта ФИФА коллегалары белән стадиона керү системасын җайга салырбыз. Казан безне һәрвакыттагыча сынатмас дип өметләнәм. Россия җыелмасы да биредә уңышлы чыгыш ясар, - диде Виталий Мутко.
Хөкүмәт Рәисе инде Самара стадионында булды, берничә көннән Саранскига тикшерү белән барачак.
//Шәһри Казан//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 февраля 2026 - 08:30
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРЕН КҮЗӘТҮ БАШЛАНА
-
5 февраля 2026 - 11:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНӘ СТАРТ БИРДЕ
-
4 февраля 2026 - 16:22
«ӘЙТ» ШОУ-КОНФЕРЕНЦИЯСЕ: ПРОЕКТТА 1700ДӘН АРТЫК ЯШЬ ТАТАРСТАНЛЫ КАТНАШТЫ
-
4 февраля 2026 - 11:44
ТАТАРСТАНДА УКЫТУЧЫЛАР ҖИТМӘВЕН ПЕДКЛАССЛАР АЧУ БЕЛӘН ХӘЛ ИТӘЧӘКЛӘР
Нет комментариев