«ВАТАНГА ХЕЗМӘТ ИТҮ – ИЗГЕ БУРЫЧ!»: ПАРЛАМЕНТ ДӘРЕСЛӘРЕ
Казанның 133нче номерлы күппрофильле лицеенда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» исеме астында парламент дәресе булып узды.
Бүген Татарстанда парламент дәресләре декадасы башланып китте. Алар 17-28 февраль көннәрендә Республиканың барлык мәктәпләрендә узачак һәм Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендә быелгы Ватанны саклаучылар елына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Дәресләрдә гадәттәгечә Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы, шәһәр һәм район советы депутатлары катнашачак. Чараның темасы – «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» («Святое дело – Родине служить!»).
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның яңа гына ачылган 133нче номерлы күппрофильле лицеенда парламент дәресендә катнашты. 10А сыйныф укучылары өчен узган бу дәрес интерактив, интеллектуаль уен форматында оештырылды. Укучылар викторина кысаларында Бөек Ватан сугышына һәм дәүләт, җәмгыять тормышында мөһим тарихи вакыйгалар белән бәйле төп истәлекле даталар турындагы сорауларга җавап бирделәр.
«Без бу проектка бик мөһим әһәмият бирәбез, чөнки предметлар буенча белем бирүдән тыш, тарих, хокукый мәгърифәт һәм укучыларны патриотик тәрбияләү буенча да зур хезмәт кую кирәк. Мондый дәресләр ярдәмендә без әңгәмә яки уен форматында ата-бабаларыбызның героик батырлыклары турында сөйли, хәзерге заман тарих дәресләре турында фикер алыша алабыз. Бөек Ватан сугышы елларын искә алганда, без бүген шулай ук Ватаныбызны, безне яклап махсус хәрби операциядә катнашучы каһарманнар турында да онытмаска тиеш», – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, яшь буын үз тарихын, якыннарының язмышын күбрәк белергә, каберләрне зыярат кылырга тиеш, илебез мирасын хәтердә сакларга тиеш, бу аларның бурычы.
Патриотизм турындагы видеороликта укучыларның үзләреннән дә матур фикерләр яңгырады. Күп балалар өчен илгә хезмәт итү ул – үз шөгылеңә, эшенә, һөнәреңә тугры булу. Мәсәлән, кемдер танылган спортчы булып илне танытып, кемдер иң шәп табиб булып чирләрдән дарулар уйлап чыгарып, кемдер технологияләрне һәм фәнне үстереп, кемдер туган телендә сөйләшеп илгә хезмәт итеп була, дип саный.
Парламент дәресе – Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлтелгән, 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла, быел инде унҗиденче тапкыр уздырыла.
Парламент дәресе кысаларында 2025 елның 3 февраленнән 31 мартына кадәр укучыларның иҗади эш (балалар рәсемнәре, иншалар, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары һәм тикшеренү эшләре) һәм педагогларның методик эшләнмәләре буенча бәйгеләр уза. Һәр конкурсны уздыру турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган. Конкурсларга апрель аенда Республиканың Дәүләт Советында йомгак ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев