УРМАН БЕТЕ: ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК САКЛАРГА?
Җәй җитте исә, матур кояшлы көннәр белән бергә, табигатьтә урман бетләре уяна. Алар май аеннан июль ахырына кадәр күп булалар. Кайбер көннәрне урманга һәм кырларга чыгарга куркыныч, чөнки урман бетеннән энцефалит авыруын эләктерергә була. Урман бетләре күбесенчә биек чирәм, куаклар арасында булырга мөмкин.
Талпан, сукыр булса да, үзенең корбанын 10 метр ераклыктан сизеп ала. Башта киемгә ябыша, аннары үзенә урын эзли. Күп очракта баш, колак артына, култык астына, корсакка кадала ул. Әгәр дә талпан ябышса, паникага бирелмәскә һәм ашыгып үзеңә тартып алырга киңәш ителми, хастаханәгә мөрәжәгать итәргә кирәк. Даруханәләрдә исә махсус кулланма да бар, аны урман бетенә куеп, сәгать теленә каршы борып әкрен генә чыгарырга кирәк. Шулай ук урман бете тешләгән җирне йод, спирт белән эшкәртергә кирәк. Тартып алган урман бетен инфекциягә тикшерү өчен лабораториягә җибәрү дә комачау итми.
Алия САФИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев