Белми калма
Универсиадага Татарстаннан дүрт чаңгычы бара
2-12 мартта Красноярскида узачак XXIX Кышкы Универсиадада россия данын Татарстаннан дүрт чаңгычы яклаячак. Бу хакта Зәйдә студентларның сайлап алу ярышлары төгәлләнгәч билгеле булды.
Россия җыелмасы составына эләккән 16 чаңгычы арасында Егор Казаринов, Христина Мацокина, Ольга Кучерук һәм Яна Кирпиченко да бар. Алар барысы да Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары. Бүген кич чаңгычыларны тантаналы рәвештә Универсиадага озатачаклар. Тантанада Олимпия чемпионы Николай Зимятов белән дөнья чемпионы Александр Завьяловның да катнашуы көтелә.
Сүз уңаеннан, бүген ярышларның соңгы көнендә масс-стартта Татарстан чаңгычылары Егор Казаринов – алтын, Нияз Таипов көмеш медаль яулады.

ФОТОлар: ski-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
Нет комментариев