УКЫМАСАҢ ДА СТИПЕНДИЯ КИЛӘ!
Россиянең бөтен вузлары да диярлек дистанцион укуга күчә. Бүген Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына караган вузларның 65 проценты шундый карар кабул иткән. Моның турында фән һәм югары белем министры Валерий Фальков җиткергән.
Моңа кадәр ул студентларны дистанцион укуга күчерергә тәкъдим иткән иде. Ә укытучылар студентлар белән элемтәгә электрон система аша элемтәгә керергә тиеш.
Дистанцион уку студентларның стипендияләре һәм вуздагы хезмәт хакларына кагылмаячак. “Студентларның һәм университет хезмәткәрләренең бөтен социаль хокуклары, беренче чиратта, укытучыларның хезмәт хакы, тулы күләмдә якланган булырга тиеш”, – ди министр. Аның фикеренчә, дистанцион уку хезмәт хакын киметүгә сәбәп була алмый.
Әлбәттә, мондый уку системасына күчүнең үзенең тискәре яклары да бар. Хәзерге вакытта 633 онлайн-курс эшләсә, тиздән аларның гомуми саны 1500гә җитәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 августа 2026 - 10:53
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
Нет комментариев