Белми калма
УКУЧЫЛАРНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕ НАЧАРАЯ
10 ел эчендә Казан мәктәпләре укучылары арасында авырулар саны 40 процентка арткан. Былтыр профилактик күзәтүләр вакытында 247 000 укучыны тикшергән булганнар.
Моның турында Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр иткән.
Профилактик күзәтүләр нәтиҗәләре шуны күрсәтә: 11нче сыйныфка җиткәндә, малайлар һәм кызларның сәламәтлеге начарая. Вегетатив-кан тамырлары дистониясе 3 тапкырга арткан, күз күреме начараю – 2 тапкырга, умыртка баганасы торышы бозылу – 1,5 тапкырга, склероз – 2 тапкырга.
Укучылар арасында сулыш органнары, ашказаны-эчәк тракты , сөяк-мускуллар системасы авырулары аеруча киң таралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев