УКУЧЫ ПОРТФЕЛЕ НИЧӘ КИЛО БУЛЫРГА ТИЕШ?
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтүнең федераль хезмәте идарәсе әлеге сорауга җавап бирә. Укучыларның портфель авырлыгы кайсы сыйныфта ничә кило булырга тиеш соң?
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтүнең федераль хезмәте идарәсе (Роспотребнадзор) белгечләре әйтүенчә, 1-2 сыйныф укучыларының китап-дәфтәрләре, канцелярия кирәк-яраклары барысы бергә 1,5 килодан артмаска тиеш.
Белгечләр фикеренчә, күптөрле программалар ярдәмендә укыта башлау дәреслекләрнең төрле формада, төстә итеп чыгарыла башлавына китерде, моңа өстәп, тагын бер зур үгәреш бар. Ул – бит санының артуы. Нәтиҗәдә, дәреслекләр нык авырая.
Роспотребнадзор фикеренә колак салсак, мәктәп укучысы күтәреп йөри торган сумка баланың яшеннән чыгып “авырая бара”. Мәсәлән, 3-4 сыйныфта укучыларның портфеле 2 килодан артмаска тиеш. 5-6да укучылар, күп дигәндә, 2,5 килолы сумка күтәрә ала. 7-8дә укучылар максимум 3,5 кило, ә инде 9-11ләргә 4 килодан артмаган сумка-портфельләр күтәрергә ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев