ТЯМАЕВКА КИЛЕН ТАБЫЛДЫ!
Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы Югары Яркәй авылындагы концертында кечкенә кыз бала сәхнәгә чыгып тамашачыларны шаккаттырды.
Кая анда тамашычылар гына...Фирдүснең үзендә дә шок! Кыз нәрсә белән шулай аптыратты дисезме? Менә шундый шигырь укып күрсәтте ул:
Агыйделдән агып бара,
Председатель шинеле.
Алла бирса үзем булам
Тямаевның килене!
Йолдыз концертыннан әлеге өзекне үзенең инстаграмына куйган. Ә халыкка кызык: "молодец", "менә инде киленле дә булдыгыз" ише коментарийларның саны юк. Берәү хәтта "Молодец, кызыкай, заманасы шундый хәзер – туры әйтә торган", дигән. Кыскасы, Фирдүснең үзенә генә түгел, халыкка да ошады бу шигырь.
Тик Фирдүс Тямаевның кайсы улы турында сүз барганы гына әйтелми: Раянмы, әллә Кәримме, анысы сер булып кала:)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев