«ТУГАН-ТУМАЧА» СПЕКТАКЛЕ НИ ӨЧЕН ТУЛЫ ЗАЛЛАР ҖЫЯ?
Мәгънәле, кызыклы тамашалар исемлеге премьералар чыккан саен артып тора. Шулар арасынңда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Туган-тумача» спектакле да бар.
Сентябрь аенда премьерасын билгеләп үткән әлеге тамаша хәзер дә тулы заллар җыя. Сәбәбе дә бар: гади халык тормышы сурәтләнгән спектакльне тамашачылар бик җылы кабул итә. Биредә авыр сугыш елларыннан соң 1950-1970 елларда авылда гомер итүчеләрнең тормышы сурәтләнә.
Башы бик күңелле башланса да, ахырында күз яшьләрен тыеп калу бик авыр. Ул замандагы матур кичке уеннар һәрвакыт күңелне җылыта. Әйтерсең лә, мизгелгә генә булса да шул вакытларга кире кайтып, егет-кызлар белән уеннар уйнап, гармунга җырлап, биеп йөрисең. Бер-берсен күптәннән күзләп йөргән яшь кыз һәм егет биредә гомергә гашыйк булалар да инде. Алай да яратып кавышкан парның бәхете гомерле булмый. Сынаулар белән үрелеп барган тормыш юлы берәүне дә аямый. Бигрәк тә хатын-кызларның авырлыкларга бирешмичә, тормышны дәвам итүләре спектакльдә ачык чагыла. Тол хатынның ачы язмышы биредә бик тормышчан сурәтләнә. Төп геройларның берсе Шәрифә сөйгәне Минсабир халәк булганнан соң бер үзе өч бала белән кала. Тормышны үз җилкәсендә тартып, малайлар тәрбияли. Хатын-кызның көчлелеген сурәтләүче спектакль һәркемне уйланырга мәҗбүр итә.
Шуны да искәртеп узарга кирәк, биредә хайван рольләрен артистлар башкара. Баштарак бик сәер булып тоелса да, ахырдан моның бик кирәкле алым булганын аңлыйсың. Бигрәк тә сыер булып уйнаучыларның профессиональ осталыгы шаккатырды. Авыл тормышының барлык нечкәлеген ачуда аларның әһәмияте бик зур.
Халык җырлары, сәхнә бизәлеше, артистларның һәр рольне бирелеп уйнаулары бик сөендерә. Нәкъ менә спектакльләр ярдәмендә без рухи азык белән тукланабыз һәм тормышка башка яктан карый башлыйбыз, нәтиҗәләр ясыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев