«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
Казанда «Туган батыр» мультсериалының беренче өч сериясе күрсәтелде. Ул нәрсә турында, балаларга ошадымы, калганнар бу премьераны кайчан тамаша кыла ала?
Туган Батыр ул – тарихи-мәдәни мирасны балаларга һәм яшьләргә зур мәхәббәт белән бирергә омтыла торган халыкара бренд. Кызыклы риваятьләр һәм маҗаралары аша Туган Батыр яшь буынны рухи яктан баета һәм үз ата-бабаларының гореф-гадәтләрен сакларга өнди.
Анимацион сериал руслардагы «Три богатыря» мультфильмының аналогы буларак эшләнелгән. «Туган Батыр» – Зөлфәт Хәкимнең халык авыз иҗатына нигезләнеп язылган әсәре. Әмма мультсериалда сюжет оригинал рәвештә сакланмый, чөнки әсәр зуррак балалар өчен, ә мультфильм – иң нәниләргә.
«Без дөньякүләм танылуга омтылабыз. Туган батыр ул Аладдиннар кебек булачак. Башка халык геройларын без җиңел күз алдына китерәбез, беләбез. Ә татар халык әкияти геройлары нинди соң? Һәр кешенең хәтерендә калырлык образ тудыру кирәк иде безгә. Сюжетка килгәндә, герой планета буйлап сәяхәт итә, төрле илләрдә дусларын таба, башка илләрнең әкияти персонажларын каршы ала, явызларны җиңә. Барлыгы 52 серия булачак. Татар әкиятләре геройларын бөтен дөньяга танытырга телибез. Бу – безнең бурычыбыз», – дип сөйләде әлеге брендка нигез салучы Радик Абдрахманов.
Мультсериал татар, рус, инглиз, гарәп, төрек, казак һәм кытай телләрендә яңгыраячак. Чыгу көне әлегә билгесез, әмма киләсе ел ахырына сезонның яртысы – 26 эпизод әзер булачак дип вәгъдә итә оештыручылар.
Анимацион сериалны телеэкраннар аша гына түгел, стриминг платформаларында да күрсәтү планлаштырыла. Мультсериалдан соң тулы метрлы фильм чыгару да каралган. Шулай ук, Камал театрының яңа бинасында, Радик Абдрахманов сүзләренчә, Айдар Җаббаров режиссерлыгында «Туган Батыр» буенча мюзикл әзерләнә.
Бу идеянең камиллегенә килгәндә, беренче кайтавазлар мультфильмны карагач ук яңгырады. Әлбәттә, төп бәяләүчеләр – ул нәни тамашачы, балалар. Аларга ошады, күбесеннән «киләсе серияләрне кайдан карап була, кайчан чыга, тулы фильм булачакмы» кебек сораулар яңгырады. Шулай ук, спецэффектлар җитми дигән фикерләр дә булды. Гомумән алганда, мультсериалның сюжеты гади, аңлаешлы. Татар милләте менталитетын чагылдырса да, бу проект дөньякүләм аренага йөз тотылган дип әйтеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев