ТУҢДЫРМА РЕЦЕПТЛАРЫ
Эсседә бик ашыйсы килми, әмма бу тыңдырмага кагылмый. Аеруча үзең әзерләгән туңдырма булса! Бездән рецепт. Алар бик гади! Моның өчен блендер һәм гади продуктлар гына кирәк булачак.
Банан һәм куертылган сөттән шоколадлы туңдырма
Нәрсәләр кирәк була?
– 2 банан;
– 4 аш кашыгы куертылган сөт (сгущенка);
– 2 аш кашыгы какао (шикәрсез булса яхшырак).
Боларның барсын да блендер савытына салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Аннан формаларга агызып чыгабыз, таякчыклар куябыз һәм катырабыз. Әзер!
Җиләкле, бананлы туңдырма
Нәрсәләр кирәк була?
– 2 банан;
– 4 аш кашыгы куертылган сөт;
– 300 г җиләк (виктория яхшы булыр).
Җиләкләрне юабыз һәм киптерәбез. Блендер савытына салабыз, яхшылап изәбез һәм формаларга агызып чыгабыз. Катырасы һәм ашыйсы гына кала.
Шикәр күләмен киметергә теләсәгез, куертылган сөтне натураль, шикәрсез йогурт белән алыштырырга була. Бал салырга мөмкин.
Җиләк-җимешле боз
Катырылган сок яки копмот – тагын бер кәефне күтәрә торган ысул булачак. Әзер сок яки компотны катырырга яки аны үзең ясап катырырга була. Хәтта үзең яраткан чәйне дә катырып боз итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев