«ТӘРТИПЛЕ ИРТӘ»: «ТӘРТИП» РАДИОСЫНДА ЯҢА ТАПШЫРУ
«Тәртип» радиосында 1 сентябрьдән иртәнге эфирда «Тәртипле иртә» дип аталган яңа тапшыру чыга башлады. Аны «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән танылган журналист Илфат Фәйзрахманов алып баралар.
«Тәртипле иртә»дә алып баручылар мөһим темаларга фикер алыша, тыңлаучылар белән аралаша һәм алардан килгән хатларны укый. Тапшыруга көн саен күренекле шәхесләр дә чакырыла.
«Безнең максат – шушы заманның таләпләренә туры килгән, күпләр тыңлап үскән чыбыклы радионың иң матур үрнәкләренә нигезләнгән тапшыру чыгару иде. Без максатыбызга, иң беренче чиратта, тапшыруның алып баручылары ярдәмендә ирештек. «Тәртип»нең эчтәлеген, рухын җиткерә алган кеше Ризәлә апа Исмәгыйлева булды, тик аның янына алып баручы партнер, ир-ат та кирәк иде. Дикторлар да, матур тавышлы ир-атлар да, текстны матур итеп тәкъдим итүчеләр дә бар иде. Әмма аларның, журналистик яктан караганда, туры эфирда эшләү өчен туры килмәгәнен аңладык. Безгә универсаль формат кирәк иде. Аллага шөкер, без тавышы белән дә, журналист, шәхес буларак та уникаль кешене – Илфат Фәйзрахмановны таптык», – диде «Тәртип»нең башкарма продюсеры Айваз Садыйров.
«Тәртипле иртә» тапшыруы һәр эш көнендә 7.00-10.00 сәгатьтә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
10 июня 2025 - 16:54
«КАРАКҮЗ» 2025: ЭТНО-МОДЕРН ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
8 июня 2025 - 15:15
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЭКСТРЕМИЗМ ҺӘМ ТЕРРОРЧЫЛЫКНЫ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ ҮТКӘРЕЛДЕ
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
Нет комментариев