ТРАНСПОРТ КАРТАСЫНА АКЧАНЫ ХӘЗЕР ИНТЕРНЕТ АША ДА САЛЫРГА БУЛА. НИЧЕК?
Хәзер транспорт каратсына акчаны Интернет аша да салып була. Моны ничек эшләргә? Хәзер сөйлибез.
Транспорт картасына акчаны Татарстанның дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталы аша салырга мөмкин. Әлеге хезмәт өчен комиссия алынмаячак.
Акчаны ничек итеп салырга?
Акча салу өчен порталдагы “Башка хезмәтләрне күрсәтергә” («Показать еще услуги») бүлегендәге “Транспорт картасына акча салу” («Пополнение транспортной карты» ) төймәсенә басабыз. Аннан соң карта номерын язарга кирәк була. Кирәкле мәгълүматларга керткәннән соң, чек килсен өчен электрон почта адресын язарга мөмкин.
Бу эшне төрле түләү системалары аша башкарырга була. “Аннан соң кондуктордагы терминал аша картаны активлаштыру мөһим”, - дип хәбәр итә ТРның сан министрлыгының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 апреля 2026 - 08:53
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
-
13 апреля 2026 - 11:09
МЕДВЕДЕВ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНЕҢ БАШ МӨХӘРРИРЕ БУЛДЫ
-
10 апреля 2026 - 10:54
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ТАТАРСТАНДА 238 ТЕМАТИК СМЕНА ОЕШТЫРА
-
9 апреля 2026 - 11:29
«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ – 2026» ҖИҢҮЧЕСЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев