ТР ЯШЬЛӘР ХӨКҮМӘТЕНЕҢ ЯҢА ЧАКЫРЫЛЫШЫ ҮЗ ПРОЕКТЛАРЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Берничә ай элек республикабызның Яшьләр Хөкүмәтенә V чакырылыш нигезендә киңәшчеләр билгеләнде. Төрле дәүләт структураларын һәм министрлыкларны тәкъдим итүче 33 әгъза сайланган. Хәзерге вакытта рәис вазифаларын урынбасар Андрей Шишов башкара. Бүген яңа состав эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе булды.
Татарстан Республикасы Яшьләр Хөкүмәте – ТР Министрлар Кабинеты каршындагы даими эшләүче консультатив-киңәшмә орган. Максаты – 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче гражданнарны җәмгыятьнең социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни тормышына җәлеп итү өчен шартлар тудыру.
Спикерлар проект эшчәнлегенә зур басым ясалачагы хакында искәртте.
«Планлаштырылган проектларның берсе «Татарстан тавышы» («Голос Татарстана» подкастлары сериясе булачак, анда республика министрлыклары һәм ведомстволарының ничек эшләве турында сөйләнәчәк», – дип аңлатты V чакырылыш Яшьләр Хөкүмәте рәисе вазифаларын башкаручы Андрей Шишов.
Беренче чыгарылыш тиздән дөнья күрәчәк. Министрлыкларның эчке эшчәнлеге экскурсия форматындагы интервьюлар белән ачылачак. Кайбер чыгарылышларда министрлар үзләре дә катнашачак. Мондый формат яшьләргә Хөкүмәт институтлары эшчәнлеген аңларга ярдәм итәчәк дип саный оештыручылар.
Моннан тыш, Яшьләр Хөкүмәтенең планнарында – проект мәктәбе «Новые горизонты», яшь эшмәкәрләр өчен «Развивай!», «Делай Дело!» проектлары.
Яшь дәүләт хезмәткәрләре өчен «ГосСтарт» дигән белем бирү сменасы уздырачаклар, халык бердәмлеге көненә ролик төшереләчәк, ә Татарстан Рәисен сайлау көннәрендә зур футбол матчы узачак.
Шулай ук мөһим аспектларның берсе ул – Яшьләр хөкүмәте эшчәнлегенең татар телендә дә яктыртылып баруы. Бу хакта ТР Яшьләр хөкүмәтенең матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр мәсьәләләре буенча киңәшчесе Энҗе Габдуллина искәртте. Аның сүзләренчә, социаль челтәрләр һәм башка мәгълүмати мәйданнарда яңалыкларны үз туган телебездә куеп бару зарур. Яшьләр хөкүмәтенең телеграм-каналы шул рәвешле алып барыла да. Сүз уңаеннан, анда хәзер төрле министрлыклар атналыклары уза, ягъни һәр атна кайсы да булса хөкүмәт институты белән таныштыруга багышлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев