Белми калма
«Тоталь диктант»: белемнәреңне тикшер!
13 апрельдә бөтен дөнья “Тоталь диктант” акциясенә кушылачак. Татарстанда ул берничә мәйданчыкта узачак. Быел аны дөньяның 7 илендә 16нчы тапкыр язачаклар.
Хәер, акциягә республиканың 44 торак пукнтында да кушылачаклар. Быел “Тоталь диктант” текстының авторы – язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе Павел Басинский. Ул төрле вакыт поясларында яшәүчеләр өчен дүрт төрле текст әзерләгән. Бу грамоталылык эстафетасының, чыннан да, гадел итеп уздырылуы өчен кирәк.
Казанда диктантны Халыклар дуслыгы йорты, Иннополис шәһәре, КИТТУ (КХТИ), КИТТУ-КАИ, КДАТУ, КДМУ, Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте, “Южный” сәүдә үзәге, “Россия – минем тарих” тарихи паркы, “Татарстан” телерадиокомпаниясе, православ гимназиядә язачаклар. Мисал өчен, КФУда акция өчен ике аудитория билгеләнгән. Биредә аның текстын Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова укыячак.
Диктантның башлану вакыты: 14.00. Аңа алдан теркәлү мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2024 - 16:27
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҮЗ РӘСЕМНӘРЕННӘН КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 сентября 2024 - 15:14
ШАГЫЙРӘЛӘР «MOÑ»да ГАШЫЙКЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРА
-
6 сентября 2024 - 14:21
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРӘ
-
5 сентября 2024 - 13:52
«ТАТАР КЫЗЫ-2024»: ХАЛЫКАРА БӘЙГЕНЕҢ ФИНАЛЫ ГӨРЛИ!
Нет комментариев