Логотип Идель
Белми калма

Тиздән “Хәния” китабы чыгачак

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Популяр язучы Айгөл Әхмәтгалиева Хәния Фәрхигә багышлап язылган әдәби-документаль бәянен укучылары соравы буенча үз хисабына бастырып чыгарачак. Китап типографиягә тапшырылган, тиздән дөнья күрәчәк.

Китап “Хәния” дип атала һәм тышлыкта җырчының фоторәсеме урнаштырылган.

Хәния Фәрхи истәлегенә “Онытылыр димә...” дип аталган китап бастырылган иде. Китапта әдәби-документаль бәян, Хәния Фәрхи белән булган интервьюлар һәм бик күп фоторәсемнәр урнаштырылган. Истәлек китабы җырчыны искә алу кичәләрендә бөтен билет сатып алучыларга таратылды.

“Әлеге “Хәния” китабын мин үз хисабыма чыгарам. “Онытылыр димә...” китабы Хәния Фәрхинең туган көненә чыгарылып, өч шәһәрдә булган концертларда тамашачыларга бирелде. Китап эчендәге зур күләмле бәян минеке иде. Концертка бара алмаган укучылар “Китапны каян алып була?” дип мөрәҗәгать итә башладылар. Хәтта “Акча җыеп булса да чыгарыйк”, дип тәкъдим итүчеләр дә булды. Шуңа да мин хәзинәдән барын туплап, укучыларга барып ирешсен дип тәвәккәлләп типографиягә тапшырдым”, - дип аңлатты Айгөл Әхмәтгалиева “Татар-информ” хәбәрчесенә.

[caption id="attachment_27842" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.tatar
(автор Салават Камалетдинов)[/caption]

“Мин әсәрнең жанрын әдәби-документаль дип билгеләдем. Фантазиягә бик бирелмәдем. Вакыт мөмкинлек биргән кадәр аның белән аралашып яшәгән кешеләрне күреп, алар авызыннан тормыш материалларын алдым һәм артык читкә тайпылырга тырышмадым”, - диде Айгөл Әхмәтгалиева.

[caption id="" align="alignnone" width="658"] Фото: tatar-inform.tatar[/caption]

Дәвамы: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев