ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ БУ ЕЛГЫ КӨЗНЕ «ТАҺИР-ЗӨҺРӘ» ПРЕМЬЕРАСЫННАН БАШЛЫЙ
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яңа, 91 сезонының беренче премьерасы – Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча «Таһир-Зөһрә» риваяте!
Тинчурин театрында 5 сентябрьдә, рәсми рәвештә сезон ачылганчы, «Таһир-Зөһрә» спектакле премьерасын күрсәтәчәкләр. Ә син Таһир белән Зөһрә тарихын беләсеңме? Бу матур парның мәхәббәт язмышы аянычлы. Сөйгәне өчен тәхеттән баш тартырга әзер булган Зөһрә төрмәгә олага, ә сугышларда көрәшкән Таһир исә туган җиреннән кудырыла…
Күп еллар элек язылган Таһир һәм Зөһрә турындагы бу риваять бүгенге көнгә кадәр үз актуальлеген югалтмый. Премьера режиссеры Зөлфәт Закиров ни өчен әлеге тарихның хәзерге көндә дә битараф калдырмавын болай дип аңлата
«Фәтхи Бурнаш «Таһир-Зөһрә» әсәрендә сурәтләгән хисләрнең ихласлыгы, персонажларның конфликты минем өчен кызыклы да, актуаль да, шул ук вакытта алар бүгенге заман белән дә яңгыраш таба. Аерым алганда, пьеса һәр персонажны тамашачы өчен төрле яктан ача. Биредә, беренче чиратта, аталар белән балалар арасында низаг тууга сәбәпче булган яшьләрнең ихлас, самими, чиста мәхәббәте сурәтләнә. Шул ук вакытта параллель рәвештә дәүләтләр арасында сәяси мөнәсәбәтләр куера
Хәзерге заманда, материаль як артыннан куып, без мәхәббәт хисен, аерым алганда якыннарыбызга, әти-әниләребезгә, ватаныбызга карата мәхәббәтне, икенче планга калдырдык. Әлеге әсәр белән без үз мәхәббәтең, хисләрең өчен көрәшергә, тормыш юлында бернинди авырлыкларга да карамыйча бу хисләргә тугры калырга кирәклеген җиткерәсебез килә», – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
Нет комментариев