Белми калма
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА «БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ» УЗДЫ
3 июнь көнне, 11:00 сәгатьтә, балаларны яклау көне уңаеннан, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балалар өчен «Балачак бәйрәме!» үткәрде.
Театр артистлары А. Ахунов, А. Гашигуллина, Ю. Выборнова театр фойесында күңелле уеннар оештырды, балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Шул ук көнне 12:00 сәгатьтә Антуан де Сент–Экзюпериның «Нәни принц» спектакленең премьерасы күрсәтелде (татар теленә тәрҗемәсе – Разил Вәлиев).
Режиссер-Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.
Проект «ВО БЛАГО ВМЕСТЕ» хәйрия фонды, шулай ук «Могҗиза» театр студиясе белән берлектә төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев