Белми калма
Теләче чемпионына - машина!
Быел Мамадышта "Татарстан яшьләре" газетасы призларына узган көрәш ярышларыннан Теләче чемпионы Эмиль Мәүлин машиналы булып кайтып китте!
Теләче районы Шәтке авылыннан үзе Эмиль. Көрәш белән кызыксынуы һәм машиналы булуына әтисе Марсельгә рәхмәтле ул. Спорт белән җенләнгән, заманында хоккей белән шөгыльләнгән әти кеше улын 30 чакрымнан артык ераклыкта урнашкан Теләче үзәгенә даими рәвештә көрәш күнегүләренә йөртә. "Татарстан яшьләре" призына 17-18 яшьлекләр арасындагы ярышка исә Марсель әфәнде улы Эмильгә шундый сүзләр әйтә: "Әгәр Татарстан чемпионы булсаң, машина бүләк итәм!"
Финалда 4:1 белән җиңелеп барганда Эмильнең уйлары нинди булганын үзе генә беләдер. Шулай да бөтен егәрен һәм әзерлеген эшкә җигеп ул көндәшен җиңеп үз авырлыгында җиңү яулый! Бүләкләү тантанасында исә әтисе аңа яңа "Лада X-Ray” машинасы ачкычларын тапшыра.
⁃ Теләче районында, гомумән, яшьләр белән эшләү нәтиҗәләрен күрсәтә башлады. 17-18 яшьлекләр арасында 11 елдан соң призлы урын яуладык. "Сабантуй" ярышларында да өчлеккә кердек, - ди Теләченең данлыклы көрәшчесе, бүген исә тренерлык эшен алып баручы Илдар Гыйниятуллин. Сүз уңаеннан, әтисе Сәгыйть абый да заманында улларын машина белән кызыксындырган булган. Татарстанның спорт остасы исеменә беренче булып ия булган улына ул "ундүртле" модель бүләк итәргә сүз биргән. Машинаны Илдар откан.
[embed]https://youtu.be/Zs6zzEtgm7E[/embed]

Җиңүчеләр исемлеге:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев