"ТАТМЕДИА" ТЕЛЕВИЗОРЫ ӘТНӘГӘ КИТТЕ!
Бүген “ТАТМЕДИА” матбугат агентлыгында газет-журналларга иң актив язылучылар арасында призлар уйнатылды. Иң кыйммәтле бүләк – телевизорга Әтнәдән Рафаэль Мөхәммәтҗанов лаек булды.
“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенә карый торган газет-журналларга иң актив язылучылар арасында уздырыла торган әлеге конкурс күптән инде традициягә әверелде. Анда Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә актив катнашалар.
– Әлеге чараны без ярты елга бер тапкыр уздырабыз. Анда өч һәм аннан күбрәк басмага язылган кешеләр катнаша. Гаризалар Татарстан гына түгел, Екатеринбург, Кырым, Чиләбе кебек төбәкләрдән дә килә. Пермь һәм Башкортстаннан да бик теләп катнашалар, – дип ассызыклады “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Эльвира Исмәгыйлева.
Бу юлы конкурста барлыгы 178 кеше катнашкан. Газет-журналларга язылучылар арасында телевизордан тыш, мультиварка, электр белән эшли торган иттарткыч, блендер һәм мамык юрганнар да уйнатылды. Телевизорга исә Әтнәдән Рафаэль Мөхәммәтҗанов лаек булды.
, Бүген “ТАТМЕДИА” матбугат агентлыгында газет-журналларга иң актив язылучылар арасында призлар уйнатылды. Иң кыйммәтле бүләк – телевизорга Әтнәдән Рафаэль Мөхәммәтҗанов лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев