Белми калма
"ТАТФОНДБАНК" ҺӘМ "ТФБ ФИНАНС" ЭШЕ: АПРЕЛЬГӘ КАДӘР САК АСТЫНДА
Татарстан Республикасы Югары Суды «ИК “ТФБ Финанс” кертемчеләренең 90 миллион сум акчасын урлауда гаепләнүченең гаризасын тикшерде.
“Татфондбанк” оешмасының базарда кыйммәтле кәгазьләр белән актив операцияләр башкару идарәсе җитәкчесе Рөстәм Тимербаев кулга алмауны сорап, шикаять язган. Суд әлеге шикаятьне кире кагып, топ-менеджерны кул астында калдырды. «ИК “ТФБ Финанс” инвесткомпаниясе клиентларының акчаларын урлануда гаепләнүченең адвокаты җәзаны өй аресты белән алмаштыруны сораган.
Моннан тыш Тимербаевтан кала бу эштә катнашы булган башкалар да кулга алу буенча шикаять биргән. Болар - «ТФБ-Финанс» актив операцияләр башкару идарәсе җитәкчесе Илнар Абдульманов, «ИК “ТФБ-Финанс”» директоры Тимур Вальшин, идарә рәисе урынбасары Вадим Мерзляков һәм "Татфондбанк" идарәсе рәисенең элеккеге урынбасары 35 яшьлек Сергей Мещанов.
Татарстанның Югары суды Казанның Совет районы суды чыгарган алда әйтеп үтелгән шәхесләрне кулга алу буенча барлык хөкемнәрне үз көчендә калдырды. Димәк, алар 2 нче номерлы тикшерү изоляторында кимендә апрель башына кадәр сак астында булачак.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев