ТАТАРСТАННЫҢ ПОЧТА БҮЛЕКЧӘЛӘРЕНДӘ КЫШ БАБАЙ ПОЧТАСЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Почта России Татарстанның 5 почта бүлекчәсендә Кыш Бабайга хатлар почтасы ачып җибәрде. Казан, Чистай һәм Яр Чаллыда яшәүчеләр 1нче декабрьдән алып Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр бизәлгән махсус почта әрҗәсенә үзләренең хатларын сала алачак.
Хат иясенә барып ирешсен өчен, адресны дөрес тутырырга һәм марка ябыштырырга кирәк: 162390, Россия, Вологодск өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, Кыш Бабай почтасы.
Махсус почта әрҗәләрендә Почтальон Печкин һәм Кыш Бабай сурәтләнгән һәм кабул итеп алучының төгәл адресы язылган. Үз индексыңны pochta.ru сайтында белеп була.
Кыш Бабайга юлланган хатларга аеруча игътибарлы булалар, аларны Кыш Бабай резиденциясенә көн саен җибәрәләр. Узган ел гына да Бөек Устюгта 200 меңнән артык хат кабул ителгән.
Кыш Бабайга хат җибәрү өчен махсус почта әрҗәләре куелган почта бүлекчәләренең адреслары:
– ОПС 420000, Казан шәһәре, Кремлевская ур., 8 йорт;
– ОПС 420202, Казан шәһәре, Вокзал яны мәйданы, 1 йорт;
– ОПС 420138, Казан шәһәре, Җиңү Проспекты, 17 йорт;
– ОПС 422980, Яр Чаллы шәһәре, Гидротөзүчеләр ур., 1 йорт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев