ТАТАРСТАНДА ҮЗИЗОЛЯЦИЯ ЧОРЫНДА НИЧӘ ПАР ГАИЛӘ КОРГАН?
Татарстанда үзизоляция чорында да гаилә коручы парлар булган.
Үзизоляция чорында өйләнешү билгеле бер очракларда гына рөхсәт ителде. Шушы вакыт эчендә 500 дән артык пар өйләнешкән. ТРның министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина әйтүенчә, әлеге парларның өйләнешү өчен җитди сәбәпләре булган, шуңа күрә ЗАГС хезмәткәрләре аларга каршы килмәгән.
– Никахларын март ахыры, апрельгә теркәргә, дип планлаштырган парларның барысына да шалтыратып, теркәлүне соңракка күчерүләрен сорадык. Нәтиҗәдә, 515 пар гына калды, алар – билгеле бер сәбәпләр аркасында теркәлүне кичектерә алмаучылар.
Ә хәзер ситуация нинди?
Ә хәзер никахны теләгән һәр пар терки ала башлады. Әмма теркәү вакытында парларга маска һәм перчаткалардан булырга туры киләчәк. Әлеге чара вакытында күп дигәндә 10 кеше генә катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 июля 2026 - 08:58
РОССИЯДӘ БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ӨЙ ЭШЛӘРЕ БИРҮНЕ ГАМӘЛДӘН ЧЫГАРАЛАР
-
6 июля 2026 - 11:13
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ ЮБИЛЕЙ СМЕНАСЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
6 июля 2026 - 11:11
ТАТАРСТАННАН 70 ЯШҮСМЕР АБУ-ДАБИГА БАРАЧАК
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
Нет комментариев