Белми калма
Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре кыз баланы коткарган
Олы юлда автомобильдә барган бала аңын югалткан. Мәскәү-Уфа юлының Югары Ослан районы биләмәсенә караган урында булган гадәттән тыш хәл турында киң җәмәгатьчелеккә кызның әтисе автоинспекторларга рәхмәт белдерергә килгәннән соң билгеле булды.
...Машинада барганда өлкәннәр арткы утыргычтагы кызларының буыла башлавын сизеп ала. Икәүләшеп ярдәм күрсәтергә тырышсалар да, әти-әни кызларын аңга китерә алмый. Шуннан алар якындагы полиция постындагы хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре – өлкән сержант Альберт Кәримов белән сержант Алмаз Лотфуллин тиз арада һөнәри осталыкларын эшкә җигеп, кызга беренче медицина ярдәме күрсәтә. Автоинспекторларның дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә кыз аңга килә, ул дөрес сулыш ала башлый.
Азактан ачыкланганча, юлда барганда кызның ике сөт теше төшеп, сулыш юлын томалаган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
Нет комментариев