ТАТАРСТАНДА УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ЯҢА СЕРВИС БУЛДЫРДЫЛАР
Татарстанда мәктәп укучылары өчен яңа сервис булдырыдылар. Нинди сервис ул һәм ни өчен кирәк?
“Мин – укучы” («Я — школьник») дип аталган әлеге сервис укучылар өчен персональ ярдәмче булыр дип көтелә. Аның белән бүген үк 500 мәктәп укучысы таныша башлады. Алар Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы районнарыннан. Әлеге хәбәрне ТРның сан министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу сервис аша укучылар электрон көндәлеккә керә, өлегерешләрен күзәтеп бара, өй эше эшләүне планлаштыра алачак. Боларга өстәп, аларга кайсы фәннән белемнәрне ныгытырга кирәклеге турында да хәбәр киләчәк.
Сервисны булдыручылар укучылар белән элемтәдә торырга вәгъдә итә.
Киләчәктә укучылар уен форматында үз кызыксынуларын, осталыкларын да билгели алачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
-
7 января 2026 - 19:07
«ТУКАЙ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ» БӘЙГЕСЕНӘ ӘСӘРЛӘР КАБУЛ ИТӘЛӘР
Нет комментариев