Белми калма

Татарстанда соңгы биш елда 800гә якын спорт мәйданчыгы булдырылды
Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган.
2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән 44 миллион сум – федераль бюджеттан бирелгән.
2017 елда республикада 131 спорт объекты: 100 спорт мәйданчыгы; ясалма өслекле, чишенү урыннары һәм трибуналары булган 20 хоккей тартмасы төзелде.
Узган ел Татарстанда беренче тапкыр блок-модульле чаңгы базалары сафка бастырыла башлады. Бер елда 11 чаңгы базасы – 11 муниципаль районда берәр объект ачылды.

Спорт объектларын төзү программасы 2018 елда да дәвам итәчәк. Спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары һәм блок-модульле чаңгы базалары – барлыгы 113 яңа объектны кулланышка тапшыру көтелә. Бу максатларга республика бюджетыннан 427 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев