Логотип Идель
Белми калма

Татарстанда рус теленнән БДИга телдән сөйли торган өлеш тә кертмәкчеләр

Рус теле буенча имтиханны беренчеләрдән булып яңа төрле тапшыра башлаячак өлкәләр арасында Татарстан да бар.

Тиздән рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын телдән дә, язмача да тапшырырга туры килмәгәе. Яңалык киләсе елдан кертелер дип көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов. Аның сүзләренчә, татар теленнән имтиханга телдән тапшырыла торган өлеш кертелде инде, бу укучыларга үз фикерләрен җиткерү мөмкинлеге ача.

"Яңача рус теленнән БДИ инглиз теленнән имтихан кебек тапшырылыр дип көтелә: укучыга ике картина тәкъдим ителеп, ул аларның берәрсе турында сөйләргә тиеш була" , - дип аңлата ул.

Чит телләрдән имтиханга телдән сөйләм өлеше 2015 нче елдан кертелгән иде. Аны тапшырыгамы-юкмы икәнелеген укучы үзе хәл итә, тик бу аның баллында чагылыш табачак.

Зилә Сабитова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев