Белми калма
Татарстанда “Россиянең бөек исемнәре” проекты буенча тавыш бирү башланды
Татарстанда "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларына танылган шәхесләр исемнәрен бирүне күздә тоткан “Россиянең бөек исемнәре” проекты буенча тавыш бирү башланды. Бу хакта "ВКонтакте"да проектның рәсми төркемендә хәбәр ителә.
Кичә, 15 октябрьдә, Татарстанда “Казан” һәм “Бигеш” халыкара аэропортларына күренекле якташларыбыз исемен бирү буенча тәкъдимнәр җыю төгәлләнде.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы экспертлары “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларына исем бирүдә күренекле якташларыбыздан 40 кандидатура сайлап алды. Тулы исемлек белән Иҗтимагый палата сайтында танышырга була.
Тавыш бирү 18 октябрьдә 23.00 сәгатьтә төгәлләнә. Ул “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә “Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” (“Великие имена России. Республика Татарстан”) проектының рәсми төркемендә бара.
Татарстанда проект башлану белән аэропортларга исем бирүдә кызу фикер алышулар башланып китте. Кешеләр тәкъдим иткән исемнәр арасында Михаил Девятаев, Габдулла Тукай, Федор Шаляпин, Сөембикә, Рудольф Нуриев һәм Минтимер Шәймиев исемнәре бар.
tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев