ТАТАРСТАНДА КЫШ НИНДИ БУЛАЧАК?
Татарстанның гидрометеорология үзәге быелгы кышның нинди булачагы турында үз фаразын әйтте. Синоптикларга ышансак, ул башка еллардан әллә ни аерылып тормаячак.
Кызганыч, 2019 нче ел татарстанлыларны җылы һава торышы белән сөендермәде. Башта җәй салкын булды, хәзер исә яңгырлы салкын көз дә вакытыннан алда килеп маташа. Синоптиклар сентябрьдәге һава торышын октябрьнеке белән чагыштыра. Башка елларда мондый салкынлык бары тик октябрь-ноябрьдә генә күзәтелгән икән. Мәсәлән, бүген дә республиканың күп кенә районнарында яңгыр гына түгел, кар да явачак. Димәк, кыш җитәргә дә санаулы көннәр генә калып бара дигән сүзме?
Хәер, Татарстанның гидрометеорология үзәге андый фаразлар бирми. Алар фикеренчә, октябрь – март айларында һава торышы башка еллардагы кебек үк булачак. Температура кышка хас гадәти күрсәткечләр тирәсендә тирбәләчәк. Аның каравы, мартта исә башка елларга караганда күпкә җылырак булырга тиеш. Кышның да башка еллар белән чагыштырганда җылырак булачагына өмет бар. Аның каравы, бу турыда рәсми рәвештә хәбәр итүчеләр әлегә юк әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев