ТАТАРСТАНДА ХАЙВАННАР КАТНАША ТОРГАН ЦИРКЛАРНЫ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
Әгерҗе шәһәр Советы депутаты Марсель Шахмин Татарстанда хайваннар чыгыш ясый торган циркларны тыярга тәкъдим итте. Бу хакта ул "Татарстан – Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советы утырышында әйтте.
"Яшьләр миннән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар алдында тәкъдимебезне яңгыратырга сорады", – дип мөрәҗәгать итте ул утырышта катнашучыларга.
"Хәзер хайваннар катнашындагы циркларны тыю турында җәмгыятьтә фикер алышулар бара. Андый циркларны аерым республика, төбәк эчендә тыю мөмкинлеген карарга тәкъдим итәләр", – диде ул.
"Татарстан мондый карар кабул иткән беренче төбәк булырга мөмкин", – диде Марсель Шахмин.
Депутат сүзләренчә, районнарда яшәүче кешеләр экологияне һәм хайваннарны яклау мәсьәләләренә битараф түгел, күпләр бу тәкъдимне хуплар дип көтелә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/197008/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
Нет комментариев