ТАТАРСТАНДА ИЮЛЬДӘ НИНДИ ҺАВА ТОРЫШЫ КӨТЕЛӘ?
Июль аенда безне нинди һава торышы көтә?
Татарстанда җәйнең икенче аенда һава торышы уртачаны тәшкил итәчәк. Июль аеның һава торышы турында тулырак КФУ профессоры, метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев менә нәрсәләр сөйли:
- Июнь нормадан салкынрак килде, - дип билгеләп уза белгеч, - температура шактый түбән булды. Моңа салкын фронт сәбәпче. Киләсе атнада температура нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак. 2 июльдән җылыта башлаячак.
Шулай ук профессор июль аеның коры булачагы турында да хәбәр итә:
- Июль коры киләчәк, явым-төшемнең нормадан түбән булуы көтелә. Температурага килгәндә, ул уртача булачак.
Юрий Переведенцев быелгы җәйдә һава торышының алмашынучан булуы турында да әйтә. Аның сүзләренчә, һава торышындагы үзгәрешләрне авыр кичерүчеләргә бигрәк дә кыенга туры килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
11 августа 2026 - 15:29
КАЗАН МЭРИЯСЕ БДИ-2026 НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘПЛӘРНЕ АТАДЫ
-
11 августа 2026 - 15:11
БДИНЫ КАТЛАУЛАНДЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Нет комментариев