ТАТАРСТАНДА ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘП ДИРЕКТОРЫ КЕМ?
Яр Чаллы шәһәренең 26нчы номерлы гимназия директоры Андрей Салтыков Татарстандагы иң яхшы мәктәп директоры исеменә лаек булды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча мәктәп директорына 225меңлек грант тапшырылган. Шулай ук, Яр Чаллы шәһәреннән 5 мәктәп директоры лауреат исеменә лаек булган: 56нчы номерлы мәктәп директоры Рәмзия Зәйнуллина, 37нче номерлы мәктәп директоры Ләйсән Мифтахова, 35нче номерлы мәктәп директоры Марс Гафуров, 78нче номерлы лицей директоры Гөлнара Гарипова һәм 82нче номерлы кадет мәктәбе директоры Эльмира Шәрипова. Аларның һәрберсенә 90 мең күләмендәге грант тапшырылган.
"Иң яхшы мәктәп директоры" конкурсы Татарстанда инде 2012нче елдан бирле уздырыла.
Иң яхшы мәктәп директоры билгеле булган, ә менә безнең журнал уздырган "Минем укытучым – иң шәбе" конкурсының җиңүче кем булыр икән? Бүләкләр шәп булачак, ди, катнашырга өлгерегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев