ТАТАРСТАНДА ЧИКЛӘҮЛӘРНЕҢ БЕТЕРҮНЕҢ ЯҢА ЭТАБЫ БАШЛАНА
Татарстанда чикләүләрне бетерүнең яңа этабына күчү өчен әзерлек бара. Тиздән нинди урыннар үз ишеген ача алачак?
Тиздән Татарстанда кафе заллары, сәүдә үзәкләре һәм аттракционнар ачылачак. Республика чикләүләрне бетерүнең өченче этабына әзерләнә.
Сәүдә үзәкләренә килгәндә, алар тулы көчкә эшли алмаячак. Мисал өчен, фудкорт, кинотеатр, балалар өчен уен бүлмәләре эшләмәячәк. Җәмәгать туклануына килгәндә, залларны 50%тан артык тутырырга ярамый. Кальян тарту шулай ук тыелган булып калачак.
Шулай ук башка илләрдән килүчеләргә үзизоляциядә утыруны бетерү турында да фикерләр бар. Тагын нәрсәләр ачыла? Урамдагы аттракционнарны ачу да планлаштыра. Кайбер урыннар регион ничек хәл итүгә бәйле соңрак яки иртәрәк тә ачылырга мөмкин. Мисал өчен, «Кырлай» ял паркы инде эшли башлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев