Белми калма
Татарстанда беренче сыйныф балаларына юлда яктылык кайтаручы билгеләр тапшырачаклар
Кичә Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсендә шәһәр һәм районнарның мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә яктылык кайтаручы «STOP» һәм «Сак булыгыз, балалар» билгеләр комплектлары тапшырылды. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Яңа уку елы башланыр алдыннан билгеләр Татарстанның булачак беренче сыйныфка баручы балаларына биреләчәк. Республикада 2018 елда беренче тапкыр мәктәпкә 51 мең бала барачак.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин беренче сыйныфка баручыларга махсус билгеләр ясау инициаторы булды. Билгеләрне рюкзакка һәм өске киемгә ябыштырып була. Бу укучылар хәрәкәтенең куркынычсызлыгын арттырырга ярдәм итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Нет комментариев