Логотип Идель
Белми калма

Татарстанда 2 меңнән артык Конфедерацияләр Кубогы җанатары паспорты бирелгән

Татарстанда бүгенге көндә 2 меңнән артык Конфедерацияләр Кубогы җанатары паспорты - Fan ID картасы бирелгән. Бу хакта Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конфедерацияләр Кубогы җанатары паспорты футбол яратучыларга стадионнарга үтеп керүне җиңеләйтәчәк, һәм ул күзәтчелек процедураларын мөмкин кадәр киметүгә юнәлтелгән. Конфедерацияләр Кубогы матчларына керү өчен, Fan-ID картаң булуы мәҗбүри ( аннан соң – 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына да шулай булачак).

Чит ил тамашачыларына әлеге документ Россиягә 10 көн дәвамында турнирның беренче матчына кадәр визасыз керү хокукын бирә. Моңа өстәмә рәвештә, җанатар паспорты һәм уенга билеты булган һәр кеше матчлар барган көннәрдә җәмәгать транспортында бушлай йори ала.

Fan-ID ны башта онлайн режимда теркәп, аннан шәхсән үзең яки почта аша алырга була. Җанатар паспортлары бирә торган пунктлар Конфедерацияләр Кубогы үткәрелә торган барлык шәһәрләрдә бар. Казанда әлеге үзәк Бауман урамы, 44/8 йорты адресы буенча урнашкан. FAN ID картаны почта аша “Россия почтасы” оештыра.

“Конфедерацияләр Кубогына кадәр ике айлап вакыт калып бара. Җанатарларга әлеге паспортны алуны алдан кайгыртырга кирәк. Аны берничә минутта алып була һәм ул түләүсез”, – дип билгеләп үтте Премьер-министр урынбасары – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.



//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев