ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ИҢ КҮБЕ КАЙСЫ ПРЕДМЕТТАН ИМТИХАН ТАПШЫРА?
Тиздән БДИлар чоры башлана. Кайсы фәннәрдән имтихан тапшыручылар күп?
Татарстанда сайлау фәннәреннән БДИны җәмгыять белеменнән тапшыралар. Әлеге фәннән имтиханны 6617 кеше бирергә тели. Икенче урында – физика, химия һәм биология. Бу турыда республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итә.
Министр сүзләренчә, рус теленнән имтиханны 16 158 кеше, профильле математиканы 10 165 кеше тапшыра.
Шул ук вакытта узган ел белән чагыштырганда физикадан имтихан тапшыручылар саны 228гә, географиядән 31гә, алман теленнән 8гә кимегән.
– Физикадан имтихан тапшыручылар саны ике ел рәттән кими. Аның каравы, информатикадан БДИ тапшыручылар саны арта, - ди министр.
Сүз уңаеннан быел, төп чорда 18 меңнән артык кеше имтихан тапшырырга җыена. Җәмгыять белеме һәм профильле математикадан Россия буенча да имтихан тапшыручылар саны күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
Нет комментариев