Белми калма
"Татарстан Республикасы хезмәтләре" мобиль кушымтасы татар теленә тәрҗемә ителгән
Күптән түгел "Татарстан Республикасы хезмәтләре" Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталының рәсми мобиль кушымтасы татар телендә дә эшли башлады. Яңа эшләнмә татар телле халыкка кәрәзле телефон аша хезмәтләрдән туган телдә файдаланырга мөмкинлек бирә. Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
«Татарстан Республикасы хезмәтләре» – iOS һәм Android базасындагы смартфон һәм планшетлар өчен мобиль кушымта, аның ярдәмендә тиз генә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, балалар бакчасы өчен түләргә, баланың мәктәптә алган билгеләрен карарга, мәктәп картасының балансын тутырырга, табибка язылырга, балалар бакчасына чиратка басарга мөмкин. Кушымтада Татарстан халкы күп куллана торган 16 сервис эшли. Бүгенге көндә мобиль кушымтаны 350 мең тапкырдан артык урнаштырганнар.
«Татар теле, рус теле белән беррәттән, республиканың төп теле санала. Электрон хезмәтләрне туган телдә башкару мөмкинлеге авыл халкы өчен аеруча мөһим, - дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Моннан тыш, бу татар теленең гамәли җәлеп итүчәнлеген һәм функциональ активлыгын арттыра".
Әйтергә кирәк, мобиль кушымтаның татар версиясен эшләгәндә, терминология үзенчәлекләре игътибарга алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев