Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН РАЙОННАРЫНДА “СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК” ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ЗОНА ЭТАПЛАРЫ БАШЛАНДЫ

Бүгеннән Татарстан районнарында XXI “Созвездие-Йолдызлык” ачык яшьләр телевизион фестиваленең зона этаплары старт ала. Быел Татарстан Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Фестивальнең зона этаплары гадәттәгечә республиканың көньяк-көнчыгышыннан башлана. 26-28 февральдә “Созвездие-Йолдызлык” финалына чыгу хокукы өчен көрәш Баулыда, М. Җәлил ис. мәдәният йорты мәйданчыгында узачак. Бирегә республиканың Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы һәм Баулы районнарыннан иҗади яшьләр киләчәк. Конкурсның Баулыдагы зона этабында 1 меңгә якын яшь талант катнашыр дип көтелә.

Быел Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге жюри әгъзалары составына дөнья чемпионы, бал биюләре буенча өч тапкыр Европа чемпионы Арсен Агамалян һәм Мәскәү дәүләт мәдәният институтының халык биюе кафедрасы мөдире урынбасары Евгений Кузнецов кебек шәхесләр өстәлә.

Жюри әгъзалары конкурсантларга бәя биреп кенә калмыйча, катнашучылар өчен мастер-класслар да бирәчәк һәм фестивальнең түгәрәк өстәлләрендә катнашачак.

Конкурсантлар “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс”, “Җырга иң яхшы музыка”, “Җырга иң яхшы текст”, “Иң яхшы видеоклип” номинацияләрендә үз талантларын күрсәтәчәк.

Барлык чаралар да санитар нормаларга туры китереп, тамашачылар катнашыннан башка узачак.

Фестивальнең зона этаплары шулай ук 2-3 мартта – Зәйдә, 6-7 мартта – Актанышта, 9-10 мартта – Яр Чаллыда, 13-14 мартта – Чирмешәндә, 16-18 мартта – Биектау районының Шәпше авылында, 20-21 мартта – Балык Бистәсендә, 24-25 мартта – Апаста, 27-28 мартта – Яшел Үзәндә узачак.

Сайлап алу турлары үткәрелә торган традицион географик зоналарга быел Баулы, Балык Бистәсе һәм Апас өстәләчәк, дип хәбәр иттеләр фестиваль хәрәкәтен оештыру комитетында.

Бүген шулай ук “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең район этапларына әзерлек кысаларында махсус чакырылган Россия һәм Татарстанның сәнгать эшлеклеләре катнашында Татарстан районнарында мастер-класслар сериясе тәмамлана.

25 февральдә сәхнә осталары белән иҗади очрашу республиканың Алексеевск районында узачак. Катнашучылар алдында Татарстанның һәм Кырымның атказанган артисты, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, “Дорога из города” бию театрының сәнгать җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар, И.Кобзон исемендәге театр сәнгате институтының вокал буенча өлкән укытучысы, халыкара фестивальләр лауреаты Владимир Шнитко һәм РИТИ (ГИТИС) тәмамлаган, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең алып баручысы Марина Ясельская чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале суперфиналын 17-21 апрельдә “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында уздыру планлаштырыла. Гала-концерт 22 апрельдә булачак. Фестивальнең Гран-при ияләре 29 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак йомгаклау гала-концертында игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев