Логотип Идель
Белми калма

“ТАТАРСТАН” РАДИОСЫНЫҢ 90 ЕЛЛЫГЫНА 9 ТАРИХИ ФАКТ

Быел “Татарстан” радиосы үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Гыйбрәтле тарихи юл узган радио бүгенге көндә дә үз кыйбласына тугры калды.

Илдә радио инкыйлабы Казаннан башланган


1921 елның 1 маенда Казанның хәзерге Ирек мәйданында телефоннан сөйләшүне көчәйтүче рупор куела. Ул хөкүмәт сәясәтен халыкка җиткерүче мөһим чарага әверелә. Берничә көннән “Известия” газеты бу хактагы хәбәрне бөтен илгә тарата: “Казан шәһәрендә инженер Чистовский уйлап чыгарган телефон көчәйткече эшләтеп күрсәтелде. Телдән газета рупор аша укылды. Әлеге ачыш меңләгән кешеләрдә соклану тудырды”. Бу хәбәр Владимир Ленинның игътибарын җәлеп итә. Ул Совнарком секреаре Н. Горбуновка күрсәтмә бирә: “Иптәш Горбунов! Мин бүген Казанда телефон тавышын көчәйтүләре турында укыдым. Сынап карау бик әйбәт нәтиҗәләр биргән. Тикшерегез! Әгәр дөрес булса, Мәскәүдә һәм Питерда да куярга кирәк!”

Горбунов күрсәтмәсе белән Казаннан аппаратлар сатып алына, 1921 елның май ахырларында Мәскәү Советы бинасына рупор урнаштырыла. Шуннан соң озак та үтми, яшь совет хөкүмәте бер-бер артлы илдә радио челтәрен җәелдерүгә юнәлдерелгән тугыз мөһим декрет кабул итә. Россиядә радио инкыйлабы Мәскәүдән түгел, ә Казаннан башланган!


Татар радиосы Шамил Усманов фидакарьлеге нәтиҗәсендә эшли башлаган


Казанда радио ачу мәсьәләсен Шамил Усманов күтәреп чыга. Ләкин бу юнәлештә татар язучысы һәм ялкынлы революционерга шактый тырышырга, җитәкчеләрне күндерер өчен күп көч түгәргә туры килә. Бөек Октябрь революциясенең 10 еллыгына радио ачарга рөхсәт алына. Ш. Усманов оештыру эшенә керешә, Мәскәү, Ленинград шәһәрләренә командировкаларга йөри, тиешле белгечләр туплый. “Октябрьнең ун еллыгында татар халкы да дөнья киңлекләренә чыкты! Шамил Усманов - молодец! Булдырды, - диде безнең әти”- дип яза үз истәлекләрендә композитор Җәүдәт Фәйзи.

Радионың тәүге бинасы - татар театры


Беренче тапшырулар өчен материалларны басма газет журналистлары әзерләгән. Радио редакциясе Татар драма театры бинасына урнашкан була. (Хәзерге К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры). Спектакль һәм концертлар турыдан-туры шуннан трансляцияләнә. Радио яшь иҗат көчләрен берләштерүче үзәккә дә әверелә. “Татарстан” радиосы театр бинасында 1930 елга кадәр эшләгән.


Татарның беренче дикторы - Гадел Кутуй


1927 елның 7 ноябрендә 12:00 сәгатьтә тәүге мәртәбә: “Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли!” - авазы яңгыратыла. Бу сүзләрне беренче татар дикторы Гадел Кутуй әйтә. “Татарстан” радиосында 1927 елның 7 ноябреннән алып барлыгы 50дән артык татар һәм рус дикторлары эшләгән. Алар арасында татар аудиториясенә танышлары: Гадел Кутуй, Кәшифә Тумашева, Зәйнәп Латыйпова, Рашат Садриев, Мәрзия Камалова, Шәриф Рахманкулов, Әнвәр Мортазин, Маһинур Хәбибуллина, Зәйнәп Хәйруллина, Камал Саттарова, Фатыйх Колбарисов, Айрат Арсланов, Әминә Сафиуллина, Эльс Гаделев, Вәис Саматов, Рим Кәримов, Мәрьям Арсланова, Фоат Галимуллин, Рөстәм Гәрәев, Фәйрүзә Исхакова, Данил Ибраһимов, Инсаф Абдулла, Камил Бикмөхәммәтов, Тәлгать Хаматшин, Миләүшә Насыйбуллина.


Татар радиосыннан Владимир Маяковский чыгыш ясаган


Ш.Усманов радио эшчәнлеген оештырганда аның тирәсенә артистларны, язучылар, композиторларны туплый. Спектакльләр еш тапшырыла. Төрле телләрдә тапшырулар да оештырыла. Байтак музыкантлар чыгыш ясый. 1928 елда татар радиосыннан мәшһүр рус совет шагыйре Владимир Маяковский да чыгыш ясаган.

“Сихер түгелме икән"?..


Гади авыл халкы арасында әлеге сорауны бирүчеләр дә булгалаган. Радио ул вакытта гади халыкта гаҗәпләнү уяткан, аңа сәерсенеп, ышанмыйчарак караган кешеләр дә бик күп очрый. Ничек инде кечкенә генә тартмадан кешеләр тавышы, музыка ишетелергә мөмкин? Төрле авыллардан халык үз делегатын радио белән танышып кайтырга җибәргән чаклар да билгеле. Радиостанциягә хатлар да күп килә торган була. Аларның барысына да Шамил Усманов шәхсән үзе җавап биргән.

Татарны радиолы иткән Шамилнең фаҗигале үлеме


Инкыйлабка кадәр үк партия стажы булган большевик, Гражданнар сугышы комиссары, танылган һәм талантлы язучы ул. “Кызыл легион комиссары”, “Революция солдаты”, “Инкыйлаб яучысы һәм елъязмачысы”, “Татар Фурмановы”, “Гасыр батыры” – Шамил Усманов хакындагы кайбер язмаларның баш исеме шулай яңгырый. Гражданнар сугышының данлыклы герое Блюхер белән иңгә-иң көрәшкән Ш. Усмановка да, Блюхерны кулга алгач, Сталин хакимиятенең шикләнүле карашы төбәлә. Троцкий, Зиновьев, Тухачевскийлар белән очрашкан, турыдан-туры аралашкан татар революционерына бәйләнер җирлек эзлиләр. Аның тырнак астында казына башлыйлар. “Чит ил разведкасы агенты”, Гражданнар сугышының чын тарихына яла яга”, “Үткәннәрне бозып күрсәтә,” дигән гаеп тагалар. Тискәре геройларының цитаталарын күпләп китерәләр, “әсәрләрендә җитлекмәгән, аңы үсмәгән кызылармеецларны яктырта” дигән зәгыйфь сылтау уйлап чыгаралар. Шушы кечкенә генә уйдырмалардан язучыны чын-чынлап төрмәгә тыгарлык тау кадәр сәбәпләр фабрикацияләнә. 1937 елның 8 апрелендә аны кулга алалар. “Компетентлы” органнар революционер Усмановның нык торуын, бернинди күрсәтмәләргә дә кул куймавын белеп торганнар. “Тикшерүчеләр аны атна буе йоклатмыйча, алмаш-тилмәш сорау алуга йөртеп изалый – “конвейерга куя”; билдән йә муеннан бозлы суда тота, кыйный, кимсетә, ашатмый интектерә. Ләкин Пенза ягы егете таза тора, әле кырык та тулмаган ирне соңгы допросларның берсенә хәлсез-аңсыз килеш өстерәп барганнарын күреп калалар. Ул инде тәмам элеп киптергән кебек була. Хәрби күнекмәләр, физик чыдамлык, түземлелек ягыннан татар язучылары арасында аңа тиң тагын берәрсе булдымы икән әле?” – дип яза Рафаэль Мостафин. Черек күлнең эчке төрмәсендә Шамил Усманов үз-үзен үтергән, дигән сүз тарала. Имештер ул, соңгы сорау алу вакытында коточкыч гаепләүләргә кул куярга ризалаша. Тикшерүче аңа гади тимердән эшләнгән очлы каләмен суза. Усманов аны беркавым тотып тора да ...бар көченә шуны күзенә кадый. Каләм аның миенә үк барып кадала. Шамил шундук җан бирә. Татарстан радиосының чишмә башында торган данлыклы оештыручы легендар шәхес Шамил Усмановның гомере шулай чикләнә. 

Бөек Ватан сугышы елларында яңалыклар татар телендә Мәскәү тапшыруларыннан алда бирелгән


Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә газет-журналлар ябыла. Ә радио, киресенчә, үсеш ала. Бу чорда информацион программалар арттырыла, эфирда музыкага киң урын бирелә. Сугышка кадәр 6 сәгать 30 минутта эфирга чыгып,тәүлегенә 2 сәгать ярым эшләгән булса, 1941 елның сентябреннән 5 сәгать 30 минутка күчерелеп, 3 сәгать ярым дәвамында сөйли башлый. Верховный башкомандующий приказлары һәм Совинформбюро белдерүләре Мәскәү тапшыруларыннан алда татар телендә бирелгән.

Легендар радио 90 еллыгын ярым подвалда каршылады...




Театрның бер бүлмәсендә эшләп торган радио студиясе 1930 елда Карл Маркс урамындагы Татарстан Милли китапханәсе урнашкан өч катлы купшы бинага күчерелә. Ә 1939 елда исә, радио М. Горький урамындагы 15 йортка – совет чорында тулай торак хезмәтен үтәгән (сәүдәгәр Кекин биналарының берсенә) күчерелә. Бу фактны Ш. Усмановны халык дошманы дип кулга алу белән дә бәйлиләр. Коллектив бу бинада 2007 елга кадәр эшли. Ә аннан соң, “Татарстан” радиосы Ш. Усманов урамындагы бинага барып урнаша. 90 еллык тарихы булган коллективның ярым подвалда эшләп ятуы гына күңелне тырный. 1948 елдан сакланып килгән радио архивы материалларының совет чорында төрле сәяси шаукымнар аркасында юкка чыгарылганы, кайберләренең бөтенләй яндырылган булулары да мәгълүм.




Автор: Материал “Казан сөйли! Говорит Казань!” китабыннан файдаланып Мөршидә КЫЯМОВА әзерләде

Фото: Рамил Гали, "Татарстан" радиосы сайты



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев