Белми калма
Татарстан Президенты Урыссу фатирларын шәхси җылытуга күчерергә кушты
Урыссу бистәсендә фатирларны шәхси җылыту системасына күчерү эшләре дәвам итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. Видеоконференция режимында барлык районнар белән киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, 3 мең 441 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү, 4 газбүлгеч шкаф кую, 23,6 километрда ялгаучы газүткәргеч төзү ниятләнә.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе шулай ук Казанда да күпфатирлы торак йортларны шәхси җылылык пунктларына күчерү эшләре барышын сөйләде. Аның сүзләренчә, эш графигы билгеләнгән, әзерлек эшләре, җиһаз сайлау башкарлыган.
Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә аерым игътибар бирүне йөкләде.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 июля 2026 - 08:58
РОССИЯДӘ БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ӨЙ ЭШЛӘРЕ БИРҮНЕ ГАМӘЛДӘН ЧЫГАРАЛАР
-
6 июля 2026 - 11:13
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ ЮБИЛЕЙ СМЕНАСЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
6 июля 2026 - 11:11
ТАТАРСТАННАН 70 ЯШҮСМЕР АБУ-ДАБИГА БАРАЧАК
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
Нет комментариев