ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ УРАМГА ЧЫГУНЫ ТЫЙДЫ!
Бу турыда Татарстан премьер-министры урынбасары, санитар-эпидемиягә каршы комиссия җитәкчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
– 30 нчы марттан башлап, Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзизоляция режимы гамәлгә керде. Үзизоляция урынын сәламәтлеккә куркыныч янган очракта гына калдырырга мөмкин. Моннан тыш, бу кагыйдә барлык татарстанлыларга кагыла, - дип белдерде Ләйлә Фазлыева.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 14 кешедә коронавирус ачыкланган. Бер кеше савыгып, өенә кайтарып җибәрелгән.
Үзизоляция вакыты бу өлкәдә вәзгыять тотрыклыланганчыга кадәр дәвам итәчәк.
Үзизоляция урынын бер сәбәпсез калдырган өчен штрафлар күләме 100 сумнан башлана. Штрафларның төгәл суммасы якын арада билгеле булачак.
Үзизоляция режимын бозу аркасында, башкаларга авыру ияртү очрагы билгеле булса, ул кешегә карата җинаять җаваплылыгы каралачак.
Шәһәр эчендә һәм шәһәрләр арасында шәхси транспортта йөрүләрне дә киметү сорала. Эшкә барган очракта, кешенең үзе белән белешмә булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев