ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАССАКҮЛӘМ ЧАРАЛАРНЫ ТЫЙГАННАР?
ОРВИ белән авыручылар саны нормадан арту сәбәпле, Татарстан Республикасының Фән Министрлыгы мәктәп, колледж һәм техникумнарда профилактика чараларын арттырырга киңәш итә.
Белем бирү йорты җитәкчеләре дәресләр барышында балаларның сәламәтлеге хакында даими күзәтеп торырга тиеш. Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар снаы кисәк артык киткән чорда массакүләм чаралар һәм каядыр бергәләп барулар туктатыла, ә төрле фәннәрдән дәресләрне бер кабинетта үткәрергә киңәш ителә: укучылар бер бүлмәдән икенчесенә күчеп йөрмәсен өчен, укытучылар сыйныфларга үзләре керәчәк.
Шулай ук, укучыларның хәлен көн дәвамында тикшереп торырга, шулай ук, температураларын үлчәргә кирәк. Әгәр баланың авырый башлавы сизелсә, аны сыйныфташларыннан изоляцияләргә кирәк. Шулай, мәктәпләр авыручы балалар турында поликлиникаларга хәбәр итеп торырга тиеш.
Мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары хәбәр итүенчә, 28нче февраль – 6нчы март аралыгында Татарстанның 13 урта белем бирү мәктәбендә 26 сыйныф ябылган. Тулаем карантинга ябылган мәктәпләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
-
6 мая 2026 - 10:43
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ
-
5 мая 2026 - 10:18
КАЗАННЫҢ ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫНДА ҖИҢҮ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БУШЛАЙ МАСТЕР-КЛАССЛАР УЗАЧАК
Нет комментариев