ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНӘ 2 МЕҢНӘН АРТЫК УКЫТУЧЫ ҖИТМИ
Республика мәктәпләренә 2 меңнән артык педагог кирәк. Кадрларга иң зур ихтыяҗ Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Кама, Биектау һәм Лаеш районнарында күзәтелә. Республикада укытучыларның уртача хезмәт хакы 70 мең сумнан артып китә.
Иң ихтыяҗлы белгечләр:
– математика укытучылары;
– рус теле укытучылары;
– башлангыч сыйныф укытучылары;
– чит телләр укытучылары;
– физика һәм информатика укытучылары;
– тарих, биология һәм химия укытучылары;
– балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Мәктәптә эшләү – зур җаваплылык та, балаларның киләчәгенә өлеш кертү мөмкинлеге дә. Ә сезнеңчә, бүген яшь белгечләрне мәктәпкә җәлеп итү өчен нәрсә мөһимрәк: хезмәт хакы, эш шартлары, остазлар ярдәме әллә җәмгыятьтә укытучы абруен күтәрү?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев