Логотип Идель
Белми калма

Татарстан әйдаманнары фестивальгә җыела

2017 елның 17-19 ноябрь көннәрендә “Волга” яшьләр үзәгендә VIII Татарстан Республикасы студентлар педагогик отрядлары фестивале узачак.

Гадәттәгечә, фестивальгә Татарстан Республикасы, Кырым, Краснодар өлкәсендә балалар савыктыру лагерьларында эшләгән әйдаманнар, педагог-оештыручылар, физик культура һәм туризм буенча инструкторлар чакырыла.

Әлеге чарада Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән (Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Чистай, Яшел Үзән, Алабуга, Казан) 190 кеше катнашачак.

Фестивальнең төп максаты - тәҗрибә уртаклашу. Катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәтү белән бер рәттән калган әйдамннарның эшчәнлеген күзәтү мөмкинлеге дә алалар. Әлеге тәҗрибә аларга киләчәктә профессиональ осталыкларын арттырырга ярдәм итәчәк.

Фестивальнең ике читтән торып уздырыла торган этабы да бар. Әлеге этабларның бурычы - төрле юнәлештәге социаль яктан мөһим чаралар уздыру.

Катнашучыларны тирән эчтәлекле, кызыклы программа көтә. Өч көн дәвамында узачак бу чарада психологик-педагогик тренинглар, профессионаллар турниры, иҗади очрашулар каралаган. Моннан тыш, Фестиваль кысаларында “Иң оста әйдаман” бәйгесе дә уздырыла. Әлеге бәйгедә 20 әйдаман көч сынашачак.

Фестиваль, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән "Россия Студентлар Отрядларының” Татарстан региональ бүлеге белән берлектә, Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге тарафыннан оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев