Белми калма
Татарстан делегациясе Сочины шаккатырган
22 октябрьдә XIX Бөтендөнья cтудентлар һәм яшьләр фестивале тәмамланды. Баксаң, Татарстан делегациясенә анда барысы да шаккаткан икән. Монысы аңлашыла да: фестивальдә республикабыз яшьләре махсус экипировка кигән иде.
Татарстаннан әлеге масштаблы чарада 200 делегат, 180 волонтер катнашты. Спорт ярышларында да республика яшьләре призлы урыннарны шактый алган. ГТО нормаларын тапшыруны да оештырып йөргәннәр. Белем бирү чараларында да актив катнашканнар.
Сочи шәһәре үзенең Сочи-парк аттракционнар паркы белән дә данлыклы. Фестевальдә катнашучыларның барысына анда бушлай билет өләшкәннәр. Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев әйтүенчә, фестивальдә катнашучыларның бары тик 25 проценты гына анда булган, ди. Калганнары белем бирү фестивалендә катнашырга теләгән.
Татарстан делегациясе Сочида Сабантуй да уздырган, республикабызның йөзек кашы булган милли тәм-томнарны да өләшкән. Гомумән алганда, фестивальдә 185 илдән катнашучылар булган. Катнашучыларны, килгән кунакларны 5000 волонтер озатып, ярдәм итеп йөргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев