ТАТАРСТАН БӘХЕТЛЕ КЕШЕЛӘР ЯШИ ТОРГАН 5 ӨЛКӘ ИСЕМЛЕГЕНӘ ЭЛӘККӘН
Татарстан республикасы сәламәт һәм бәхетле кешеләр яши торган 5 өлкә исемлегенә эләккән. Рейтингта тагын кайсы өлкәләр бар?
Тикшеренү мәгълүматларына караганда, Россиядә бәхетле һәм сәламәт яшәү вакыты уртача 46,5 елны тәшкил итә. Белгечләр, тормышны ямьсезли торган җитди авырулар белән кешеләрнең якынча кайчан авырый башлавын исәпләп, шундый нәтиҗәгә килгән.
Бәхетлеләр исемлегендә, Татарстаннан тыш, Ингушетия, Чечня, Дагестан һәм Мәскәү бар. Ә иң начар күрсәткечләр Чукотка, Еврей автономияле өлкәсендә, Орловск, Магадан һәм Брянск өлкәләрендә.
Рейтинг Росстатның 2019 елгы мәгълүматларына, респондентларның тормышларыннан ни дәрәҗәдә канәгать булуларына һәм 2018-2020 елларда хакимият каршындагы финанс университеты тарафыннан уздырылган сораштыруларга нигезләнеп төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев